Нурлатның 4 нче мәктәбендә район башлыгы катнашында Парламент дәресе узды

2022 елның 25 феврале, җомга

Бүген шәһәрнең 4 нче мәктәбендә Парламент дәресе узды. Анда Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты.

 

Муниципалитет җитәкчеләре һәм депутатлар катнашында укучылар өчен дәресләр үткәрү традициясе әле 13 ел элек үк башланып китте. Быел традицион очрашу «Мин-гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым».

Җәмгыять белеме укытучысы Оксана Леонтьева укучыларга тагын бер кат аларның һәркайсының хокукларыннан тыш вазыйфалары да барлыгын искәртте. Алар бергә ил Конституциясенең кеше хокуклары һәм бурычларына кагылышлы төп маддәләрен искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, иҗади проектны үтәделәр һәм аны якладылар.

Дәрестә катнашкан район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Конституция барлыкка килү тарихына экскурсия ясады, районда кеше хокукларын саклау өчен нинди эш алып барылуы турында ачык мисалларда сөйләде. Ул ачык итеп укучыларның сорауларына да җавап бирде.

«Мин Алмаз Сәлимовичка үзенә ни  өчен нәкъ менә шундый вазыйфаны сайлавы һәм район башлыгы нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сорау бирдем. Без кызыклы җаваплар алдык, гомумән алганда дәрес позитив нотада узды. Без җитәкчелекнең нинди эш алып баруы турында күп яңалык белдек",-дип уртаклашты 9 нчы сыйныф укучысы Евгения Красикова.

«Сез олы тормыш бусагасында торасыз, мондый дәресләрдә алган белемегез Сезгә һәрчак кирәк булачак. Сез районда яшьләр өчен күп нәрсә эшләнгәнен белергә тиеш. Шуңа күрә югары белем алганнан соң, сез туган шәһәрегезгә кайтырга, аның чәчәк атуы өчен тырышырга тиеш", - дип мөрәҗәгать итте Алмаз Сәлимович очрашуда катнашучыларга.

Дәрестән соң Алмаз Әхмәтшин «Үсеш ноктасы» проекты кысаларында җиһазландырылган уку кабинетларында, шахмат зонасында булды, укучылар һәм педагоглар белән аралашты.

 

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International