Нурлатта вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2022 елның 25 феврале, җомга

Шәһәр Мәдәният сарае фойесында киңәйтелгән вакансияләр ярминкәсе узды.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсезлек буенча исәптә торучы нурлатлыларга бюджет оешмалары да, авыл хуҗалыгы һәм башка предприятиеләр дә 380дән артык вакансия тәкъдим иттеләр.

«Нигездә, медицина хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре, педагоглар, тракторчылар, бульдозерчылар, шулай ук малярлар, штукатурлар кирәк. Киңәйтелгән ярминкәне айга бер тапкыр, атнага ике тапкыр район башкарма комитеты белән берлектә кече ярминкәләр һәм эшсезлек буенча комиссияләр үткәрәбез", - диде Нурлат шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Радик Гыйниятуллин.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый ярминкәләр мөрәҗәгать итүчеләрнең 80 процентына эшкә урнашырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International