Илдус Диндаров татар телендә әдәби әсәрләр республика конкурсы призеры булды

2022 елның 25 феврале, җомга

Халыкара туган телләр көнендә Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия тарафыннан игълан ителгән татар телендә әдәби әсәрләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Бүләкләнүчеләр арасында якташыбыз, шагыйрь, журналист Илдус Диндаров та бар иде, ул «Повесть (яшүсмерләр әдәбияты)» номинациясендә 3 нче урынны алды. Аңа Диплом һәм 150 мең сумга сертификатны комиссия рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тапшырдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International