Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Нурлат сөте» җәмгыятенең Иске Чаллы бүлекчәсе идарәчесе (агроном вазыйфасын да алып бара) «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Бүген Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Делегация составына районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре һ.б. керде. Бүләкләнүчеләр арасында «Нурлат сөте» ҖЧҖ бүлекчәсе идарәчесе Анатолий Герасимов та бар, аңа «Татарстан Республикасының атказанган агрономы»дигән мактаулы исем бирелде.
Коллегия «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә узды, биредә бу көннәрдә «ТатАгроЭкспо» АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы казанышларының IV махсуслаштырылган күргәзмәсе эшли.