Бүген Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов Егоркино авылында яшәүче гаиләгә саву аппараты тапшырды.
Егоркино авылыннан Черниковлар гаиләсе 4 баш савым сыеры асрый. Бүген аларга саву аппараты тапшырылды.
Бүген үк Төрнәс авылыннан Ирина Даниловага саву аппараты тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, гражданнар җыеннарында Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин 4 һәм аннан күбрәк сыер асралган 26 шәхси ярдәмче хуҗалыкка сыер саву аппаратларына сертификатлар тапшырды. Хәзер саву аппаратлары хуҗалыкларга китерелә.