Нурлатта шахмат һәм шашка буенча турнирлар узды

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Турнирлар Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.

23 февраль көнне мәдәният сараенда шахмат һәм шашка буенча турнирлар узды. Шахмат буенча турнир Швейцария системасы буенча 6 турда 10 катнашучы арасында узды. Монда Илһам Әхмәров җиңү яулады, 2 урында – Сергей Анисимов, 3 урында – Михаил Безруков.

 Шашка буенча турнирда 7 нурлатлы катнашты, сукырлар җәмгыяте әгъзалары аеруча актив катнашты. Уен әйләнеш системасы буенча барды. Җиңүне Николай Евлейкин яулады, 2 урында – Олег Павлов, 3 урында Виталий Сидоров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International