Ул нурлатлыларга гомрә хаҗына баруның нечкәлекләре турында сөйләячәк.
25 февраль көнне Нурлат шәһәре мәдәният сараеның кече залында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында очрашу була. Очрашуның кунагы күптән түгел Мәккәгә кече хаҗга барып кайткан җирле шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова булачак. Ул гомрәнең нечкәлекләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләячәк, тәэсирләре белән уртаклашачак.
Очрашу 13.00 сәгатьтә башлана.