24 февральдә йортларны һәм җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү буенча кайнар линия булачак.
2022 елның 1 мартында бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре әгъзаларына бушлай җир кишәрлекләре бирү вакыты тәмамлана. Шулай ук бу көннән «вакытлы участоклар» кадастр исәбеннән төшереләчәк.
Законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы белгечләре татарстанлыларга әлеге тема буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Моннан тыш, 24 февральдә булачак әлеге кайнар линия кысаларында гражданнар «дача амнистиясе»буенча күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле сорауларны бирә алалар.
Бердәм кайнар линия 10нан 12 сәгатькә кадәр Казанда (843) 255-25-71 телефоны буенча эшләячәк.
Нурлат районында белгечләрнең телефоннары: (84345) 2-99-01, 89377701500 доб. 3866.