Матур традицияне дәвам итеп, алар һәйкәлгә, дусларының каберләренә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
Түбән Нурлатта Ватанны саклаучылар көне-тирән мәгънәгә ия бәйрәм. Микрорайонда яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны лаеклы яклаган авылдашларын, Әфганстанда һәм Чечня Республикасында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны искә алалар. Быел да алар хәрби дан көнендә барлык халык исеменнән Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә веноклар салдылар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар – Миншакир Бакиров, Илгизәр Ишниязов, Илсөяр Тямаев каберләрендә булдылар.
Бик иртә югалткан дуслары Фаил Фатучев, Раил Әбҗәпаров, Рәзил Рәхмәтуллинны искә алдылар, шулай ук аларның каберләренә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.