Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, Нурлат бердәмроссиялеләре, «Ватанны саклаучыларның һәр хәрби мемориалына чәчәкләр» Бөтенроссия акциясенә кушылып, Нурлат шәһәрендә урнашкан һәйкәлләргә чәчәкләр салу тантанасын оештырдылар. "Бердәмроссиялеләр" маршрутына шәһәр үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган мемориал, сугышчы-интернационалистлар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл, шулай ук чик сакчылары, диңгезчеләр мемориаль комплекслары һ. б. керде.
"Ватанны саклаучылар көне-Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Ватанны саклау нурлатлылар өчен һәрвакыт изге бурыч булды һәм шулай булып кала да. Безнең шәһәрдә хәрби мемориалларның күп булуы да шул хакта сөйли. Акциягә башлангыч бүлекчәләр секретарьлары, партиянең актив тарафдарлары, шәһәр Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары, шулай ук «Яшь Гвардия» республика штабы әгъзалары актив кушылдылар, – дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ралия Ханеева.
«Бердәм Россия» партиясенең «Яшь Гвардия» республика штабы әгъзалары шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан Антонина Андреевна Агапова янына бардылар, бәйрәм белән котладылар, җылы теләкләрен җиткерделәр. Ә рәхмәт әйтеп, бәйрәм уңаеннан яшьгвардиячеләр ветеранга ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе оештырдылар.