Нурлаттан Кирилл Кочнев туган ягыннан 2000 чакрым ераклыкта хезмәт итә

2022 елның 23 феврале, чәршәмбе

Аның хезмәте Санкт-Петербургта уза.

Нурлат егете Кирилл Кочнев билгеләнеш буенча коры җир гаскәрләренә эләккән.

«Төгәлрәк әйтсәк, хәрби разведка бүлекчәсенә", – ди солдатның әтисе Сергей Кочнев.

 

Тик мондый ераклык та гаилә өчен киртә булып тормый. Солдатның туганнары хәрби ант кабул иткән көнне аның янына барганнар. Ә күптән түгел төньяк башкаласына барып, Кириллны Яңа ел белән котлап кайтканнар.

"Иң мөһиме, улыбыз хезмәтеннән канәгать», - дип билгеләп үтә Сергей Александрович.

Ул улының көчле булуына, барлык кыенлыкларны җиңеп чыга алачагына ышанса да, аның өчен чын күңелдән борчыла. Аның өенә, туганнары янына ничек кайтасы килүен, «дембель»гә кадәр көннәрне санавын да яхшы аңлый. Чөнки вакытында боларның барысын да үзе кичергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International