Нурлат районы автоинспекторлары машина йөртүчеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.
Кичә Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре машина йөртүче ир - егетләрне якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме белән котладылар, яктылык кайтаручы элементлары булган жилетлар, белешмәлекләр бүләк иттеләр.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларның яктылыкны кире кайтаручы элементларын куллану-җәяүлеләрне бәрдермәүнең профилактик чарасы, ул вакытта машина йөртүче ерактан ук җәяүлене күреп ала һәм транспорт чарасын туктатуга чаралар күрә ала.
"Юл хәрәкәте кагыйдәләре белән тәүлекнең караңгы вакытында һәм торак пункттан читтә яктылык кайтаручы элементларны куллану тәкъдим ителә. Транспорт чарасыннан туктап төшәргә кирәк булган очракта, шофер башта жилетын кияргә тиеш. Машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп, җәяүлеләрң юл кичүенә якынлашканда тизлекне киметергә һәм җәяүлеләрне үткәрергә кирәк», - дип өнди Нурлат автомобильчеләрен Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фәнис Мөхтәров