Ватанны саклаучылар көне уңаеннан шәһәр Мәдәният сараенда бәйрәм концерты булды.
Ул үзенең хәрби бурычын намус белән һәм лаеклы үтәгән һәм бүген дә Ватанга фидакарь хезмәт итүне дәвам иткән кешеләрнең батырлыгына һәм намуслылыгына хөрмәт белдерүне символлаштырды. Шулай ук киләчәктә Ватаныбыз данын якларга әзер булучыларны чакыру буларак та яңгырады.
«Мин бу бәйрәмне һзрчак иминлектә билгеләп үтүебезне, солдатларның тыныч вакытта гына Ватан чикләрен саклауларын, өйләрдә тынычлык һәм җылылык булсын, ә гаиләләрдә шатлык хөкем сөрүен телим", - дип, изге теләкләрен җиткерде район башлыгы урынбасары Линар Маняпов, тантаналы чарада катнашучыларны сәламләп.
«Шулай булды, безнең ил һәрвакыт яклауга мохтаҗ иде, безнең район халкы һәрвакыт үз хәрби бурычларын лаеклы үтәделәр", – дип билгеләп үтте Нурлат районы хәрби комиссариатының мобилизация ресурсларын планлаштыру, билгеләү, әзерләү һәм исәпкә алу бүлеге начальнигы Марат Абдрахманов. Ул хәрби комиссариат коллективы исеменнән котлаулар җиткерде һәм Ватанны саклаганда башларын салган һәркемне искә алу хөрмәтенә бер минут тынлык игълан итте.
Бәйрәм программасын иң ихлас теләкләр һәм район иҗат коллективлары һәм башкаручыларының иң яхшы концерт номерлары бизәде. Алар залда бәйрәм атмосферасы тудырып кына калмады, бик күп яхшы эмоцияләр дә бүләк итте