"Нурлат-информ" район хастаханәсе пациентларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
«ТАТМЕДИА» җәмгыятенең «Нурлат-информ» филиалы хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган хәйрия акциясе кысаларында Нурлат үзәк район хастаханәсенең хирургия, терапия һәм неврология бүлекләренең пациентларына бардылар. Тиздән терелүләрен теләп, аларга район «Дуслык», «Дружба», «Туслăх» газеталарының соңгы номерларын һәм агымдагы елга календарын тапшырдылар.
"Безгә килүләре һәм котлаулары бик күңелле. Кәеф күтәрелде. Биредә, нигездә, өлкән буын кешеләре дәвалана. Аларның төрле милләт вәкилләре булуын да билгеләп үтәргә кирәк. «Нурлат-информ» коллективы тырышлыгы белән бүген һәркайсыбыз район, республика яңалыклары белән үз туган телендә таныша ала. Шундый яхшы акция, котлаулар һәм изге теләкләр өчен өчен зур рәхмәт", - дип, палатаның хирургия бүлегендә эшләүче барлык пациентлары исеменнән Сергей Исаев рәхмәт белдерде.
Акция кысаларында «Нурлат-информ» хезмәткәрләре район газетасын Нурлат районы үзәк стационарының 20дән артык пациентына тапшырдылар