«Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе әгъзалары бүген тыл хезмәтчәне Антонина Агапова өенә барып, аңа йортын ремонтлауда ярдәм иттеләр.
Яшьгвардиячеләргә ярдәм сорап ветеранның оныгы Наталья Ильичева мөрәҗәгать иткән, җавапны озак көтәргә туры килмәгән.
«Без кирәкле үлчәүләрне алдык, линолеум сатып алуга республика финанславын алып, бүген эшкә бик яхшы кәеф белән алындык», – дип сөйләде “Яшь гвардия” җирле бүлекчәсе җитәкчесе Резедә Елауркина.
Яшь гвардияче активистлар эшне белеп, оста итеп, тиз һәм җәһәт башкаруларын карау бер рәхәт иде: берәүләре бүлмәләрне җиһаздан азат иткән арада, икенчеләре иске линолеумны җыештырып алып, инструментларны әзерләде.
«Эшкә бик теләп тотындык. Без ветераннарыбызның безгә тыныч күк йөзе бүләк итүен онытмаска тиеш. Рәхмәт йөзеннән, аларга уңайлы булсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләү – төп бурычыбыз дип саныйм», – дип уртаклашты Нурлат аграр техникумының 1нче курс студенты Илфат Мортазин.
Бу көнне яшьгвардиячеләр өчен иң төп бүләк-Антонина Андреевнадан кабул иткән рәхмәт сүзләре булды.
«Онытмавыгыз, ярдәмегез өчен зур рәхмәт. Барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе телим", - диде тыл хезмәтчәне.
Хәер, Нурлатның «Яшь гвардия» активистлары өчен игелекле башлангычлар яңалык түгел инде. Яңа ел алдыннан алар уртак көч белән Нурлат районы үзәк хастаханәсе хирургия бүлегенең берничә палатасында линолеумны алмаштырды.
«Линолеумны быел башка палаталарда да алмаштырырга телибез, республикадан финанслау булса, бу планнарны да тормышка ашырачакбыз»", – дип билгеләп үтте Резедә Елауркина.