Хәзер резидентларга элеккегә караганда тагын да күбрәк ташламалар бирелә:
- Транспорт һәм милек салымнарын түләүдән азат итү рәвешендәге салым преференцияләре.
- салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча ставкаларны киметү.
- электр энергиясенә чыгымнарның бер өлешен каплау.
- инженерлык һәм юл инфраструктурасы төзелешенә 30 млн.сумга «Төзелеш» заемын алу мөмкинлеге.
- елга 4,5% белән ташламалы микрозаймнар алу мөмкинлеге.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инде резидентлардан гаризалар кабул итә дә башлады. Документларны Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша «КФҮ.Минем документлар» бүлегендә җибәрергә мөмкин.
Әгәр дә сез мәйданчык резиденты түгел икән, сезгә бизнесны рәсмиләштерүдә һәм үстерүдә ярдәм тәкъдим итәбез.
Барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлегенә тел. 3-19-04 аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин