Халыкара туган телләр көнендә «Нурлат-информ» фотоконкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Мин һәм минем яраткан районым» һәм «Нурлат чибәре» бәйгеләре игълан ителгән иде.

Бүген, 21 февральдә, Халыкара туган телләр көнендә, «Нурлат-информ»да «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасының ике фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.

"ТАТМЕДИА"нең "Нурлат-информ" филиалы җитәкчесе - баш мөхәррир Резеда Гиняева җиңүчеләрне Халыкара туган телләр көне белән котлады һәм балаларга җылы теләкләр белән филиал спонсорларыннан дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

 

  •  

«Мин һәм яраткан районым» конкурсында 6 бала җиңү яулады, аларның һәрберсенең үз номинацияләре бар: «Алсу» балалар бакчасыннан Рамина ТАҖЕТДИНОВА – «Иң креатив эш»; «Шатлык» балалар бакчасыннан Гөлназ Мөбарәкшина - «Оригинальлек өчен»; Заречный поселогы балалар бакчасыннан Виктория Ефремова, Родион Минзелеев - «Иҗади илһам»; «Алсу» балалар бакчасыннан Азалия Нурмөхәммәтова, «Иҗади якын килү өчен»;, «Кояшкай» балалар бакчасыннан Айзилә Сәгъдиева - «Иҗади фантазия».

 

«Нурлат чибәре» фотоконкурсында оештыру комитеты тарафыннан 3 җиңүче сайлап алынды. Шулай итеп, Нурлаттан Руфинә Ногманова (татар кызы) - «Нурлат кызы»; Анастасия Ямкина (рус кызы) - «Нурлат чибәре», Нурлаттан; Ксения Делакова, (чуаш кызы) «Нурлат йӗкӗчӗ», Елаур авылыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International