Нурлат Сабантуенда төп батыр булып Илфат Гыймадиев калды

2013 елның 8 июне, шимбә

Гадәттәгечә, көрәш бәйгесе яшь спортчыларның алышы белән башланып китте. Аннан, мәйданга нурлатлыларга инде яхшы таныш булган көрәшчеләребез чыга башлады. Мисал өчен, абыйлы-энеле Рәмис һәм Марсель Гозәеровларның, Алмаз Мостафин, Илсур Нәбиуллин, Рөстәм Гайнуллин, Ринат Рәхмәтуллин, Илшат Әһлиуллин, Хафиз Вәлиев кебек көрәшчеләребезнең оста алымнарын тамашачылар бик кызыгып карады. Әлбәттә инде, Сабантуй бәйгесенең иң матур мизгеле абсолют батыр өчен көрәш булды. Быел бу титул өчен Алмаз Мостафин белән Илфат Гыймадиев бил алышты һәм Илфат көндәшен чиста җиңеп, төп бүләк – тәкәгә лаек булды. Барлык җиңүче һәм призер көрәшчеләрне район башлыгы Наил Шарапов котлады һәм бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International