Быелгы Сабантуйда егермеләп җирле токымлы аргамаклар да чабышты

2013 елның 8 июне, шимбә

Мондый аргамаклар арасында “Авыл егетләре” призын Яңа Иглайдан Рәмзил Сатдаров иярләгән Флоранция җирән биясе яулады. Шулай ук “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгының җайдагы Сергей Охотников булган Цыганка туры биясе, шул ук хужалыкның Флора туры биясе (жайдагы Илнур Гайсин) дь жирле токымлы атлар арасында үз заездларында баш килделәр. Чиста токымлы аргамаклар һәм чаптарлар арасында алты заезд үтте. Нурлат районы башлыгы призын “Тулпар-Агро”ның Халисәсе отты. Нурлатныкылардан шулай ук  “ТНП”Зүзәйнефть”нең “Ягуар” спорт клубыннан Чарли Уинстоны, “Сафина М.Р.” хуҗалыгының Сухаре  беренче килделәр. Өч заездда төп призлар исә кунаклар – Аксубай һәм Чаллы Башы аргамакларында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International