Нурлатта Сабантуй үтте

2013 елның 8 июне, шимбә

Шулай ук “Балачак дөньясы” эшләде, ул аттракционнары, “Күңелле карусель” фестивале һәм зур курчаклар театры белән үзенә балаларны күпләп җәлеп итте. Район башлыгы, төп сәхнәдә бәйрәмне ачып, авыл хуҗалыгы алдынгыларына бүләкләр һәм грамоталар тапшырды. Агросәнәгать комплексында күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Сөләйманов Ә.и.” КФХсының машина белән сыер саву операторы Валентина Хвасева һәм “Восток-Зернопродукт Билярск”ның Колбай Морасадагы 2нче отряд начальнигы Рәшит Сафин Россия  Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Бәйрәмдә һәркемнең күңеленә хуш килерлек почмак бар иде. Кемдер Татарстан Республикасының сәнгать осталары, Нурлат районы үзешчән иҗади коллективлары катнашындагы концертны тамаша кылды. Башкалар исә атлар чабышын, көрәш һәм башка ярышларны карап хозурланды. Сабантуй турында тулы репортажны “Дуслык”ның 11 июнь санында укый алачаксыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International