Нурлат урманчылары узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Нурлат урманчылыгы һәм Нурлат урман хуҗалыгының хезмәт коллективлары 2021 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр.

«Нурлат урманчылыгы» ДКУ һәм «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ учреждениеләренең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елда янгын куркынычсызлыгы һәм урман культуралары сезонына әзерлек буенча Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та катнашты.

Район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин, урманчылык һәм урман хуҗалыгы җитәкчеләре Рөстәм Галиев һәм Спартак Еливановның узган ел башкарылган эшләр турындагы хисапларын тыңлаганнан соң, районның социаль-икътисади күрсәткечләренә тукталды. Урман эшчәнлеге тармагының әһәмиятен билгеләде.

"Нурлат районы территориясенең кырык процентын урманнар били, шуңа күрә аграр сектор, нефть тармагы белән беррәттән, урман хуҗалыгы безнең өчен район халкының икътисадында һәм тормыш-көнкүрешендә бик мөһим юнәлеш булып тора", - дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович.

Докладчылар билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасындагы цифрлаштыру елында Нурлат урманчылыгы да, Нурлат урман хуҗалыгы да аның белән бәйле куелган планнарны тормышка ашыру буенча актив эшли.

Урман хуҗалыгы министры ассызыклаганча, тармак бу эшкә актив җәлеп ителгән. «Без соңгы 2-3 ел дәвамында урман тармагының цифрлы трансформациясе өлешендә актив эшлибез. Ведомство үзенең геоинформацияле системасын эшләде, анда Татарстанның урман фонды турында барлык мәгълүматлар, нинди культуралар үсә, арендатор, урманнан файдаланучы, җир категорияләре, урман культураларының туфрак үсешендә реаль яки потенциаль сыйфатны чагылдырган, аларның икътисадый кыйммәтен билгели торган сан күрсәткече бердәм картографик нигездә тупланган», – диде Равил Кузюров.

Урман тармагы хезмәткәрләренең узган елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясау киңәшмәсе бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International