Иске Чаллы бњлекчђсенећ люцерна басуында тигез теземнђрдђ печђн кибђ, эссе басылгач, аны азык дворына озатачаклар. Тђртибе шулай: иртђнге чык кипкђнче чаптыралар–эсседђ файдалы каротин тамырларга тљшђ, кичке дым ќђелгђч ќыялар–бусы њлђннећ яфракларын саклауны књздђ тота.
–Азык сыйфатлы булганда гына продукция мул, њрчем сђламђт була,–ди хужалыкныћ баш зоотехнигы Рамил Сиражетдинов ниятлђре белђн уртаклашып. Быел да алар бер шартлы терлеккђ ким дигђндђ 50 азык берђмлеге исђбеннђн запас тупларга ќыеналар икђн.Шунсыз мљмкин дђ тњгел, бу бњлекчђдђ генђ дђ 15000 баш мљгезле эре терлек асрала бит. Ђнђ, узган ел 52 берђмлек булган, аныћ каравы, књчмђ фондлары да бар: ике баз силослары ђле башламаган. Печђнне исђ 5мећ центнер итеп ђзерлђргђ исђплђре.
Район башлыгы азык ђзерлђњ эшенђ бердђм керешергђ чакыра.”Сљлђйманов”, “Юќная”, “АгроРазвитие” хуќалыкларында барлык мђйданнарныћ 61–11 проценты чаптырылган инде. Андыйларга Наил Шакирович ќыеп алуны да сузмаска кићђш итђ.
–Чаптырылган њлђн теземдђ бер тђњлектђн дђ артык ятарга тиеш тњгел,–ди ул.–Бер тапкыр яћгырга элђксђ, люцернада яфрак та калмый.
Ђ менђ “Билярск ” џђм “Космос” ђле бу эшкђ керешмђгђннђр дђ, “Билярск” вђкиле семинарга килњне дђ кирђксенмђгђн булып чыкты.
–Књпьеллыклар мђйданнарын 15–20 кљн эчендђ бушатырга кирђк,–диде район башлыгы ,–шул чакта без њлђннђрдђн ике, љч кат ућышка исђп тота алабыз.Сенаќ салуны да параллель алып барырга. Ныклап тыгызлау, полиэтилен ябу џђм каплау срокларын саклау турында онытмагыз.
–Њлђн мђйданнарыныћ ућышы аныћ яшеннђн дђ тора,–дип дђвам итте сњзне районныћ баш агрономы Нургали Мусин.–Ђ бездђ 9 мећ гектарлап књпьеллыкларныћ .... проценты картайган, ягъни 4 елдан артык кулланыла.
Мђйданнарны яћартырга да, ишђйтергђ дђ кићђш ителде семинарда. Бер шартлы терлеккђ 0,9 гектар књпьеллык њлђн мђйданы туры килергђ , димђк, бездђ ул 12 мећ гектар тђшкил итђргђ тиеш. Бездђ исђ ул ђле 9 гектарга гына ќыела. Ђ моныћ љчен њзебездђ њк орлыклыклар булдырырга кирђк.
–Њлђн орлыгыныћ тоннасы 160–200 мећ сум тора.Њзегезне дђ тђэмин итђргђ була, сатып акча да эшлђргђ мљмкин,–диде Наил Шакирович мљмкинлеккђ књрсђтеп.
Семинарда ветеринар слуќбаныћ табиб-токсикологы Раиса Тимофеева азыкныћ дымлылыгын билгелђњ буенча WILE–253 ќайланмасын тђкъдир итте. Район башлыгы аны хужалыкларда булдыру мљмкинлеген табарга, џич булмаса, лаборатория хезмђтеннђн файдаланырга кићђш итте.