Бүген шәһәр Мәдәният сараенда Бикүле халык театры куйган «Язмыш» спектакленең премьерасы булды. Аны Пушкин картасына ия булган укучылар һәм студентлар тамаша кылды.
"Бүгенге спектакль белән без яңа сезонны ачабыз. Бу спектакль-драма. Без күтәргән актуаль тема да безнең тамашачылар күңеленә кагылыр дип уйлыйбыз», – дип билгеләп үтте театрның режиссеры Мансур Әһлетдинов.
Үзенең дебюты алдыннан театрның иң яшь актрисасы – 11 сыйныф укучысы Алинә Газизова да бик дулкынланды.
"Яшьтәшләрем алдында чыгыш ясау бик дулкынландыргыч, әмма алар спектакльгә үтеп керер һәм безне җылы кабул итәр дип ышанам», – дип уртаклашты Алинә спектакль башланыр алдыннан.
«Пушкин картасы»ның яшьләр өчен уникаль проект булуы турында тамашачылар үзләре дә сөйли.
"Проект ярдәмендә мин музейда булдым, бүген искиткеч спектакльгә килдем. Хәзер мондый мөмкинлекләребез булу бик шәп, безнең алда барлык музейлар һәм театрлар ачылды", - дип билгеләп үтте Яңа Иглай мәктәбе укучысы Ислан Вәлитов.
«Пушкин картасы» проекты октябрь аенда старт алды, бу вакыт эчендә без мәктәп укучылары һәм студентлар өчен 30дан артык чара уздырдык. 1 февральдән без карта ияләрен безнең «Грани» кинотеатрында да күрергә шат булачакбыз, анда алар Россия фильмнарын бушлай карый алачак», – дип сөйләде Нурлат районында «Пушкин картасы» проекты кураторы Марина Казакова.