2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсиясенең фаразланган күләме һәм аларның пенсия тупланмалары турында актив рәвештә хәбәр итә башлаячак.
«Индивидуаль шәхси счетның торышы һәм тупланган пенсия хокукларыннан чыгып, иминият пенсиясенең якынча күләме турында барлык мәгълүмат гражданга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта биреләчәк. Анда теркәлмәгән кешеләр Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. 45 яшьтән ир-атларга һәм 40 яшьтән хатын-кызларга 3 елга бер тапкыр актив турында хәбәрнамәләр киләчәк", - ди Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Рушания Шакирова.
Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен барысын да диярлек читтән торып клиентлар хезмәтеннән башка алырга мөмкин. Алар барысы да дәүләт хезмәтләре фонды сайтында шәхси кабинет сервисында тәкъдим ителгән. Ләкин шәхси мөрәҗәгать кирәк булса, алдан клиент хезмәте белгечләренә кабул итүгә язылырга кирәк.