Нурлат автоинспекторлары Яңа ел каникулларына йомгак ясады

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Дәүләт автомобиль инспекциясенең Нурлат бүлеге мәгълүматларына караганда, Яңа ел каникуллары вакытында район юлларында җитди һәлакәтләр күзәтелмәгән. Бу чорда 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бәхеткә, корбаннар һәм зыян күрүчеләр булмаган. Шунысы да сөендерә, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, аварияләрнең саны кимегән, былтыр 22 булган. Әмма хокук саклаучылар транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүнең ике очрагын ачыклаган. Закон бозучыларның берсе 3нче гыйнварда Урта Чаллыда, икенчесе 7 гыйнварда шәһәрнең Самаренкин урамында тоткарланган. – Исерек йөртүчеләрнең саны кими, узган ел әлеге чорда аларның саны ике тапкырга күбрәк иде. Шунысы сөендерә, машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә җаваплырак карый башладылар, – диде Дәүләт автомобиль инспекциясенең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International