Шәһәребезнең мәшһүр кешеләр исемнәрен йөрткән урамнары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Сәхифәбезне шәһәрнең шулай ук үзәгендә урнашкан урамнарының берсе Советлар Союзы Герое Николай Андреевич Козлов исемен йөртүче урам белән дәвам иттерәбез. Әлеге урам кайчаннан Герой исеме белән йөртелә башлаган соң? Бу сорауга район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Лилия Закирова ачыклык кертте.
– 1947нче елдан 1965нче елга кадәр Җиңү көнен бәйрәм итмәүләрен бәлки кайберәүләр белми дә торгандыр әле. Әлбәттә, 9 майны берәү дә онытмаган, рәсми рәвештә бәйрәм көне саналган, салютлар бирелгән, әмма ул эш көне булган. 1965 елда Җиңүнең 20 еллыгы уңаеннан Мәскәүгә Геройшәһәр исеме бирелә, ә Җиңү көне СССР Югары Советы Президиумының 26 апрель Указы нигезендә ял көне дип игълан ителә. Районыбыз да әлеге бәйрәмгә әзерләнә. Октябрь районыннан чыккан Советлар Союзы Геройлары турындагы хәтерне мәңгеләштерү максатыннан, Октябрь районы эшче депутатларының Нурлат шәһәр советы башкарма комитеты 1965 елның 4 маенда “Шәһәр урамнары исемнәрен үзгәртү турында” 27нче Карар кабул итә. Әлеге Карар нигезендә Нурлат шәһәренең Мирная урамы Советлар Союзы Герое Козлов Николай Андреевич исемен йөртә башлый. Бу хакта “Дуслык” газетасы 9нчы май санында язып чыга, – дип хәбәр итте ул.
Николай Андреевич Козлов Рус Тимерлеге авылында туа, Биляр Озеро мәктәбендә укый. 1937 елда Кызыл Армия сафларына алына, Тамбов пехота училищесын тәмамлый. 1939 елда ак финнарга каршы сугыша. 1941 елның 22 июнендә, укчылар полкы составында рота белән җитәкчелек итеп, Ленинград янында фашистларның һөҗүменә каршы тора. Аның барлык хәрби биографиясе Ленинград шәһәрен саклау белән бәйле. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен аңа 1943нче елның 6 февралендә Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале тапшыру белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1943 елның 10 октябрендә һәлак була, Ленинградта Александр-Нева Лаврында җирләнгән.