ЗАГС органнары хезмәткәрләре үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

2021 елның 18 декабре, шимбә

 Илдә барган үзгәрешләр, истәлекле вакыйгалар гражданлык  хәле  актларын теркәүчеләрнең көндәлек хезмәтенә дә үз төзәтмәләрен кертә. Әйтик, быел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын билгеләп үтү кысаларында Нурлатта беренче тапкыр татар һәм чуваш милли стильләрендә этнотуйлар гөрләп узды. Яшьләрнең туй күлмәкләре милли бизәкләр төшерелгән кием элементлары белән тулыланды, никахны традицион теркәү тәртибе борынгы туй йолалары белән үрелеп барды, Мендельсон маршын моңлы халык көйләре алыштырды. Гадәти никах теркәү чарасы, һичшиксез, ямьле гаилә бәйрәменә әверелде, һәм киләчәктә нурлатлыларга тормышларындагы мөһим вакыйганы тагын да истәлеклерәк итеп үткәрү өчен матур үрнәк бирде. Без ЗАГС  органнары хезмәткәрләрен, башлыча, никахны, аерылышу, бала туу, исем алыштыру һәм башкаларны теркәүчеләр буларак беләбез. Ә бит алар гаилә институтын ныгыту буенча да зур эш башкаралар. Бәхеткә, шәһәребездә берничә ел элек үз ишекләрен ачкан заманча һәм иркен Никахлашу сарае төрле дәрәҗәдәге чараларны тантаналы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

– Традиция буенча, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үрнәк гаиләләрне бүләклибез, ел саен гаилә коруларының түгәрәк даталарын бәйрәм итүчеләрне хөрмәтлибез. Мисал өчен, быел алтын, көмеш, рубин, бриллиант туйларын билгеләп үткән 40тан артыграк пар район башлыгы Алмаз Сәлимович Әхмәтшин исеменнән котлау открыткалары алды, – дип сөйләде район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Лилия Гомәрова.

 – Яңа туган балаларга исем кушу чарасы да матур башлангыч алды. Болардан тыш, “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясеннән дә читтә калмыйбыз, быел, мисал өчен, 27 августта никахларын теркәгән яшь парлар мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк балаларга глобуслар һәм беренче сыйныф укучылары өчен җыелмалар бүләк иттеләр. Сүз уңаеннан, соңгы вакытта гаилә коручыларның саны арткан. Агымдагы елның 11 ае эчендә 231 пар мөнәсәбәтләрен законлы рәвештә теркәгән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 39га күбрәк. 75 пар икенче тапкыр өйләнешкән, 2020 елда мондыйларның саны 40 булган. Әлбәттә, коронавирус белән бәйле чикләүләр никахларын теркәүчеләрне дә читләтеп үтми, әмма алар яңа тормыш кору алдында торган яшьләрнең кәефен бер дә төшерми. Ә районның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре – бүлекне җитәкләүче Лилия Гомәрова, баш белгеч Евгения Малышева һәм әйдәп баручы белгеч Фирүзә Вәлиева аларның бәхетле көннәрен тагын да истәлеклерәк итү өчен зур тырышлык куялар. Һәм традиция рәвешендә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау һәм рәхмәт сүзләрен алар якыннары һәм коллегаларыннан гына түгел, кайчандыр үзләре тормышларын бәйләгән парлардан да кабул итеп алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International