«ТИСБИ» идарә университетында язгы һава торышы аркасында гына түгел, Нурлат командасы тудырган рухи атмосфера аркасында бүген аеруча җылы һәм уңайлы булды.
Нурлат интернат-мәктәбе педагоглары — «Язмыш җепләре» (Президент грантлары Фонды тарафыннан хупланган) проектында катнашучылар - инвалидлар һәм сәламәтлекләре чикләнгәннәр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионатында үзләренең уникаль мәйданчыгын җәелдерде.
Күңелсез лекцияләр урынына — тере иҗат. Нурлатлылар республика башкаласына станоклар һәм җепләр генә түгел, бәлки бөтен бер фәлсәфә алып барды: һәркем бәйләргә мөмкин.
«Язмыш җепләре» стенды янында бәйләү станоклары гүләве көне буе тынмады. Мәктәп укучылары, студентлар һәм чемпионат кунаклары, үзләрен яңа эштә сынап карау өчен, кулларына җеп алды. Педагоглар мастер-класслар үткәрде, бәйләү станогының ничек эшләвен һәм анда нинди эшләнмәләр ясап булуын күрсәтте. И-и могҗиза! - күпләрнең беренче рәте берничә минуттан килеп чыкты.
Көннең кульминациясе Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләренең Нурлат мәйданчыгына визиты булды. Лю Сюэцзяо ханым (мәгариф мәсьәләләре буенча консул) һәм Шэнь мэнтин ханым (консул-атташе) сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның бәйләү станокларында ышанычлы һәм пөхтә эшләүләрен дулкынланып күзәтте.
- Бу осталык кына түгел. Бу рух көче һәм иң югары төгәллек, - дип билгеләделәр кунаклар.
Шулай ук мастер-классларда чемпионатка Татарстанның төрле почмакларыннан килгән мәктәп укучылары һәм студентлар да булды. Балалар җиһазлар белән кызыксынып таныштылар һәм үзләре бәйләп карадылар.
Ни өчен бу мөһим? Нурлат командасы «Станокта бәйләү» компетенциясенең вак моториканы, тырышлыкны һәм үз-үзеңә ышанычны үстерүен ачык дәлилләде. Ә иң мөһиме-чемпионатта катнашучыларны яңа иҗади җиңүләргә илһамландыра алды.
“Язмыш җепләре" безнең мәйданчыкка күз салган, бәйләп караган һәм осталарыбызга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтле. Иж мөһиме без, яшькә һәм сәламәтлек мөмкинлекләренә карамастан станокта бәйләү һәркем өйрәнә алуын күрсәттек.
Белешмә: «Язмыш җепләре» проекты Нурлат интернат-мәктәбе тарафыннан Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.