Бүген, 17 декабрьдә, Татарстан Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Коллегиясенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча уртак утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Нурлатлылар район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә видеоэлемтә режимында узган киңәшмәгә кушылды. Биредә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин докладын, республика ведомстволары башлыклары чыгышларын юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия рәисе һәм әгъзалары, эчке эшләр органнары, районның төрле хезмәтләре җитәкчеләре тыңлады.
Республика Эчке эшләр министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, ел башыннан Татарстан юлларында килеп чыккан юл – транспорт һәлакәтләрендә һәлак булган балалар саны ике тапкыр диярлек – 8дән 14кә кадәр арткан. Бәхеткә, Нурлат районы бу кайгылы исемлеккә эләкмәде. ЮХИДИнең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗановның сүзләренә караганда, агымдагы елның 11 аенда районда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең үлем белән тәмамланганы булмаган.
Рөстәм Миңнеханов юлларда машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә культурасын арттыру проблемасына басым ясады. Бу бигрәк тә балаларга карата мөһим. "Балаларны йөртүгә зур игътибар бирергә кирәк, бу спорт чараларына да, экскурсияләргә дә кагыла. Теләсә нинди сәфәр уйланырга тиеш, машина йөртүчеләр сыналган, ә транспорт – куркынычсызлык нормаларына туры килергә тиеш», – диде ул.