Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Бөтенроссия халык санын алуны иң яхшы яктырту конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
«2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту» номинациясендә «ТАТМЕДИА» җәмгыяте филиалы «Дуслык» газетасы редакциясе мактаулы 3 нче урынны алды.
1 нче урында - «Республика Татарстан» газетасы, 2 нче урында - «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе.