Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында «Татарстан Республикасының Гаилә фермерлык династиясе» республика конкурсын уздыру турында игълан итә.
Конкурста фермер булып торучы һәм 2 буыннан да ким булмаган һәм гамәлдәге крестьян – фермер хуҗалыгы статусына ия бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (КФХ башлыгы 2 дән дә ким булмаган) катнаша ала. Династиянең башлыгы булып беренче буын крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы таныла.
Конкурс сайлап алу критерияләре булып тора:
- КФХ әгъзалары һәм даими хезмәткәрләр саны (КФХның һәр әгъзасы һәм даими хезмәткәр өчен 1 балл);
- гаилә фермер династиясе шәхси эшмәкәрләренең дәүләт реестрында теркәлүнең гомуми вакыты (һәр ел өчен 1 балл).
Шунысы мөһим: КФХның салымнар буенча бурычлары булмаска тиеш.
Гаризалар һәм документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан ш., Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет.
Документлар һәм гаризалар 2021 елның 16 декабреннән 20 гыйнварга кадәр кабул ителә
2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Премия бирү тәртибе һәм документлар тапшыру турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында agro.tatarstan.ru/ «фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә, аннары «гаилә фермерлык династиясе»бүлекчәсендә урнаштырыла.