Яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлеше, сайлау компаниясендә актив катнашканы һәм «Яшь гвардия» дә уңышлы эшләгәне өчен Резедә Елауркина Рәхмәт хатларына лаек булды
Шушы көннәрдә Казанда Татарстан Республикасының «Бердәм Россия» канаты астындагы “Яшь Гвардия" җирле бүлекчәләре җитәкчеләре белән йомгаклау киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә оешманың һәм җирле бүлекләрнең 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2022 елга планнар, проектлар һәм эшчәнлек юнәлешләре турында фикер алыштылар. Биредә шулай ук иң актив җирле бүлекчәләрнең нәтиҗәле эшчәнлекләре билгеләп үтелде. «Яшь Гвардия»нең Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Резедә Елауркинага ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм «Яшь гвардия» төбәк штабының Рәхмәт хатлары тапшырылды.