“Бердәм Россия " партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итү декадасы старт алды

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

«Бердәм Россия»нең 20 еллыгына багышланган ункөнлекне Нурлат җирле бүлеге секретаре, район Башлыгы Алмаз Әхмәтшинның гражданнарны кабул итүе ачып җибәрде.

Алмаз Сәлим улы онлайн-режимда кабул итте. Нурлатлылар җирле бүлекчә секретаренә урамнарны, шәһәр тыкрыкларын, контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү, юлларны асфальтлау кебек сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Кабул итү барышында шулай ук тәкъдимнәр һәм инициативалар да яңгырады.

Шулай итеп, Л.Р. Круглова ата-аналар исеменнән Нурлат районында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үстерү үзәген булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

 «Сезнең инициативаны тулысынча хуплыйм. Ул кешеләрнең, бигрәк тә балаларның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Безнең яктан мондый балалар өчен шартлар тудыру һәм әлеге үзәкне карап тоту өчен барлык чаралар да күреләчәк", - дип билгеләп үтте Алмаз Әхмәтшин һәм тиешле хезмәтләргә Татарстанда мондый үзәкләрнең эш тәҗрибәсен өйрәнергә күрсәтмә бирде.

Бүген җирле бүлекчәнең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә, шулай ук урыннарда Нурлат шәһәре Советы депутатлары кабул итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International