Нурлатта хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Бүген Нурлатта хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Аның эше белән Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелек итте.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Альберт Вафин чыгыш ясады. Ул җәмәгать урыннарында, урамнарда кылынган җинаятьләрнең артуын һәм киметү буенча күрелә торган чаралар турында җентекләп сөйләде. Нурлат муниципаль районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рәзинә Хисаметдинова гаилә иминлеге, балалары авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең торышы белән таныштырды. Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Әхмәдиева мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенә, балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалауда мәдәни-ял учреждениеләренең ролен арттыруга тукталды.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Алмаз Сәлимович катнашучыларны балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләрен аерым контрольдә тотарга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International