Нурлат прокуратурасы ятимнәргә торак алырга ярдәм иткән

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Нурлат шәһәре прокуратурасы ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү буенча законнарның үтәлешен тикшерде.

Моңа әлеге категориядәге ике гражданның мөрәҗәгатьләре сәбәп булган.

2011 һәм 2018 елларда, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы торак комиссиясе карары нигезендә, мөрәҗәгать итүчеләр ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар буларак махсус торак фондының торак урыннары белән тәэмин ителергә тиешле затлар исемлегенә кертелгәннәр. Әмма алар әлегә кадәр торак белән тәэмин ителмәгәннәр.

Прокуратура, мөрәҗәгать итүчеләрнең торак хокукларын яклау максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күрсәтелгән затларга төзекләндерелгән торак бина бирү йөкләмәсе турында дәгъва белән Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Вахитов район судына мөрәҗәгать иткән.

 

Дәгъва гаризалары каралган һәм канәгатьләндерелгән, ятимнәргә Казан шәһәрендә төзекләндерелгән торак фатир бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International