Нурлатта наркотикларга каршы комиссия утырышы узды

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Бүген Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибенә 4 мәсьәлә чыгарылган. Мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы Илдар Зәйниев «Риск төркеме» гаиләләре, балалары һәм яшүсмерләре белән профилактик эш алып барылуы, шул исәптән балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә наркотик һәм психотроп матдәләр куллануга сәләтле булган ата-аналарны ачыклау турында сөйләделәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча идарәсе полиция начальнигы Айдар Гыйзетдинов наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшне көчәйтү чараларына җентекләп тукталды.

Психоактив матдәләр куллану нәтиҗәсендә гражданнарның кискен, шул исәптән үлем белән агулану очракларына анализ белән Нурлат район үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы Семен Федотов таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International