Нурлат егетләре армиягә китте

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Бүген иртән иртүк Нурлат хәрби комиссариатында тантаналы рәвештә армиягә яңа алынучыларны озаттылар. 20гә якын егет Казан шәһәрендәге җыелма пунктка юл тотты.

Ватанны сакларга китүчеләрне котларга мәртәбәле кунаклар килде. Район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов һәм Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов егетләргә теләкләрен җиткерделәр.

«Без бүген сезне армиягә озатабыз, сез бу чакырылыш кампаниясендә беренче булып китүче егетләр. Район башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә лаеклы хезмәт итеп, исән – сау әйләнеп кайтуыгызны телим», - дип мөрәҗәгать итте Линар Маняпов хәрби хезмәткә чакырылучыларга.

Анатолий Молоствов яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләүнең актуаль темасын күтәрде. Ул хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында бу мөһим профилактик чараның кирәклеген аңлатты.

 

Шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллиннан да матур теләкләр  яңгырады.

«Сезне өйдә генә түгел, мин дә көтәм. Сезнең һәркайсыгыз лаеклы хезмәт итәр, ә сезнең хәрби частьлардан яхшы хәбәрләр һәм рәхмәт сүзләре килер дип ышанам», – дип билгеләп үтте Заһир Кәримович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International