Яңа эш атнасының беренче көнендә үк район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен стационар участокка килде.
Моның өчен ул Халыклар дуслыгы йортында урнашкан 8 нче сан алу участогын сайлады.
Шунда ук Әлмәт (Нурлат) шәһәрендә дәүләт статистикасы бүлегенең баш белгеч-эксперты Сирень Садыйкова районыбызда халык санын алу буенча вәзгыять турында сөйләде.
"Җанисәп кампаниясе актив уза. Бүгенге көндә анда халыкның 52 проценты катнашты», - диде ул.
Аннары 8 нче сан алу участогының контролеры Эльмира Фазулина Алмаз Сәлимовичка халык санын алу тәртибе сорауларына җавап бирергә тәкъдим итте. Алар барысы - 33. Процедура күп вакытны алмады, район Башлыгы сүзләренә караганда, бу бик уңайлы.
"Халык санын алу барлык илләрдә системалы рәвештә уздырыла. Бу белешмәләр демографик, социаль һәм икътисадый мәгълүматларны гомумиләштерү өчен кирәк. Исәпкә алу нәтиҗәләре буенча дәүләтнең алга таба үсеше һәм халыкка ярдәм итү буенча карарлар кабул ителәчәк», - дип Алмаз Сәлимович уздырыла торган кампаниянең мөһим аспектларын билгеләп үтте.
Шул ук вакытта респондентлар өчен уңай шартлар тудырылуга да игътибар итте: исәпкә алу участогына килергә, сорауларга электрон рәвештә җавап бирергә яки исәпкә алучылар үзләре сезнең янга килгәнен көтәргә мөмкин. Шул ук вакытта шәхси мәгълүматларны күрсәтү зарурлыгы юк, исәпкә алу кәгазе сораулары бары кешенең тормышына һәм эшчәнлегенә генә кагыла. Барлык мәгълүматлар да кешеләрнең сүзләреннәнән язып алына һәм бернинди раслаучы документларны күрсәтү таләп ителми.
Дәүләт статистикасы бүлеге мәгълүматлары буенча, районның 2 меңнән артык кешесе дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу кәгазьләрен тутырган, стационар участокларга 1 меңнән артык кеше килгән һәм 25 мең тирәсе кеше үз өйләрендә генә исәпкә алучыларның сорауларына җавап биргән.