«Татнефть» компаниясе Нурлат балалар бакчаларына уен комплекслары бүләк итте

2021 елның 24 октябре, якшәмбе

Гаҗәеп уен комплекслары – “Татнефть” компаниясенең Нурлатның “Алсу” һәм “Тиенкәй” балалар бакчаларына бүләге.

Бүгенге көндә уен комплексы “Тиенкәй” балалар бакчасында урнаштырылган. Икенчесендә капиталь ремонт тулы көченә бара, әмма тиздән “Алсу ” бакчасына йөрүче балалар да ”Татнефть” компаниясеннән яңа мәйданчыктагы атынгычларда күңел ача алачаклар.

– Бакчабыз сентябрь башында капиталь ремонттан соң ачылды. Ишегалдындагы барлык иске уен җайланмалары урынына “ Татнефть”тән ике уен комплексы куелды. Хәзер безнең бар нәрсәбез дә яңа! Моңа бакчага йөрүче балалар гына түгел, бөтен микрорайонның нәни нурлатлылары да шат, алар бирегә кич саен әти-әниләре белән саф һавада уйнарга киләләр, – дип сөйләде “Тиенкәй” балалар бакчасы мөдире Венера Сәгыйрова.

Нефтьчеләрдән мондый бүләкне Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгыш районнары балалары да алды. Шунысы мөһим, “Татнефть” заказы буенча “Елховлес”оешмасында җитештерелгән продукция бөтен сыйфат һәм иминлек стандартларына туры килә. Һәр конструкция, төбәкләргә балалар өчен җибәрелгәнче, агач чималыннан башлап, ныгыту һәм урнаштыру элементларына кадәр җентекле әзерлек һәм сынау уза.

– “Татнефть” компаниясе шәһәр һәм районыбыз инфраструктурасын, тышкы йөзен үзгәртеп, нурлатлыларны игелекле эшләре белән даими сөендереп тора. Яңа уен комплекслары – балалар өчен генә түгел, без – өлкәннәргә дә зур бүләк. Балаларыбыз тирәяктагы гармонияле атмосферага карап, матурлыкны танырга өйрәнәләр – безнең өчен шул мөһим. Турниклар, таучыклар, шәһәрчекләр, таганнар хәрәкәтчән уеннарга, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга кызыксыну уята. Шәһәребез халкы һәм шәхсән үз исемемнән “Татнефть” компаниясенә һәм Наил Өлфәтович Мәгановка балаларыбызны кайгыртулары һәм тулаем районыбызга зур ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәм, – диде район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International