Нурлатның төньяк-көнчыгыш микрорайонында яшәүчеләр йорт яны территорияләрен чәчәкләр белән бизәде

2021 елның 24 октябре, якшәмбе

Июнь ахырында «Нурлатның чәчәк матурлыгы» берләшмәсе әгъзалары һәм төньяк-көнчыгыш микрорайонының 6 нчы ТОС вәкилләре бергәләп Жемчужная урамында яшәүче Стабровскийлар гаиләсенең йорт яны территориясенә экскурсия үткәрделәр.

Иң беренче безне матур чәчәклек каршы алды. Капканы ачып керүгә фонтан һәм бассейнлы әкияти чәчәк дөньясы күзне иркәли. Болдырны матур чәчәкләр һәм үрмәле гөлләр белән вазоннар бизәгән.

 

Яшеллеккә күмелгән арка теплицага һәм кыршаулы ябык бассейнга алып бара. Йорт хуҗалары бу гүзәллекне булдыру өчен күп хезмәтен һәм көчен куйган. Әти-әниләре дә аларга теләп ярдәм иткән.

Экскурсантлар чәчәк патшалыгының гаҗәеп матурлыгына сокланды. Экскурсия ахырында хуҗалар кунакларны верандага-чәйгә чакырды, участокның чәчәк бизәлеше матурлыгы, яңа идеяләре белән уртаклашты.

Участокны чәчәкләр белән оригиналь итеп бизәгән өчен Стабровскийлар гаиләсенә 6нчы ТОС грамотасы тапшырылды.

Шулай ук Космонавтлар урамындагы йортта яшәүчеләр дә үз участокларын матур итеп яшелләндергәннәр. Хуҗабикә Галия Низаметдиновна Нигьмәтуллина һәм аның кызы Люция Гомәровна йорт яны участогында 200 төрдән артык чәчәк һәм гөл утырткан. Аларның йорт яны участогын чәчәкләрдән һәм таштан оригиналь композицияләр бизи. Әлеге ике гаиләнең йорт яны участогы да чәчәк бизәү буенча шәһәр конкурсында катнашты.

Төньяк-көнчыгыш микрорайонда яшәүчеләр әлеге традицияләрне киләчәктә дә дәвам итәчәкләр.

Мәкалә авторы: 6 нчы ТОС рәисе Людмила Батыршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International