Нурлатта 2021 елгы футбол сезонына йомгак ясалды

2021 елның 16 октябре, шимбә

Район чемпионаты, футбол буенча Кубок җиңүчеләре, шулай ук ТР беренчелегенең I һәм II лигасында уйнаган «Факел» командасы уенчылары лаеклы бүләкләр алдылар.  

Бүген парк стадионында якташыбыз, легендар футболчы Галимҗан Хөсәенов истәлегенә футбол буенча турнир узды. Стадионда «Факел» җыелма командасы һәм «Тулпар» яшүсмерләр командасы очрашты.

Матч тәмамланганнан соң тантаналы шартларда район башлыгы урынбасары, район футбол федерациясе президенты Линар Маняпов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов катнашында футбол сезонына йомгак ясадылар. Рәхмәт сүзләре белән алар командаларга, шулай ук алдынгы уенчыларга кубоклар, медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Әйтергә кирәк, бу сезон футбол ярышларына бик бай булды. Һава шартлары эссе булуга карамастан, җәй дәвамында Нурлат муниципаль районы чемпионатында җиңү өчен кискен көрәш дәвам итте.

 

Чемпионат нәтиҗәләре:

1 урын – «АТП»

2 урын – «Легион»

3 урын – «Спартак»

Биредә үк оешма - предприятиеләрнең эшләүче яшьләре командалары арасында футбол буенча район Кубогы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

1 урын – «Спартак»

2 урын – «АТП»

«Факел» җыелма командасы быел беренче тапкыр Татарстан Республикасы беренчелегенең беренче лигасында катнашты, анда ышанычлы уен күрсәтеп, кече финалда җиңү яулады. Районның тагын бер җыелма командасы ТР Беренчелегенең икенче Лигасында лаеклы уйнады.

«Бу сезонда зур ярдәм күрсәткән дусларыбызга рәхмәт белдерәсем килә. Алар-ТР Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов, Николай Нефедов,

Футбол буенча район федерациясе президенты Линар Маняпов, шулай ук Руслан Сафин, Айназ Хәйруллин, Андрей Сидимиров һәм башкалар», – дип билгеләп үтте «Факел» командасы җитәкчесе Марат Хәмидуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International