Дәүләт хезмәтләре турындагы шәхси язманы хәзер өйдән чыкмыйча да расларга мөмкин

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Коронавирустан вакцинация ясату турында QR-кодлы сертификатны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин.

Әмма моның өчен порталда расланган шәхси язма булу кирәк. Раслау һәм пароль алу өчен элек КФҮгә кабул итүгә язылырга кирәк иде.

Хәзер расланган хисап язмасын күп кенә банкларның мобиль кушымталары: Ак Барс, Саклык банкы, Тинькофф Банкы, Почта-Банк һәм башкалар аша алырга мөмкин, дип хәбәр итә "Татар-информ"мәгълүмат агентлыгы.

 

Ачык мобиль кушымтада «дәүләт хезмәтләрендә теркәлү» бүлегенә керергә, үз мәгълүматларыңны тикшерергә –телефон номеры, паспорт, СНИЛС, кирәк булса, буш кырларны тутырырга кирәк. Алга таба теркәүгә ризалыкны расларга.

Төрле банкларда раслау төрлечә уза.

Әйтик, Ак Барста «шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм» пунктында тамга куярга һәм «раслау» төймәсенә басарга, шәхси язма расланачак.

Саклык банкында-бушлай СМС ярдәмендә теркәлүне расларга. 0919 номерыннан дәүләт хезмәт күрсәтүләрен раслау коды белән СМС киләчәк. бу код ны СМСбелән җавап итеп җибәрергә. Бу бушлай. 30 минуттан соң операция тарихыннан теркәлү статусын тикшерергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International