ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге елга нәтиҗәләр ясады. Узган атна азагында Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге район башлыгы Равил Кузюров катнашында 2017 елдагы эшчәнлеге буенча йомгаклау киңәшмәсе үткәрде.

 Нурлат шикәр заводында эшкәртү  сезоны азагына якынлашып килә. Шикәр ясаучылар бер атнадан артыграк вакыт эчендә басу-кырлардан  чөгендер ташуны, инде гыйнвар азагына эшкәртүне тәмамларга ниятлиләр. 
Сезон әле тәмамланмаган, әмма инде бүгеннән заводның 60 еллык тарихы эчендә күз күрмәгән рекордлы күрсәткечләр турында курыкмыйча әйтергә  мөмкин. Кичәге көнгә биредә 340 мең тоннадан артыграк чөгендереннән 52 мең тоннадан артыграк шикәр җитештерергә өлгерделәр. Чагыштыру өчен: узган елда сезон азагына кадәр 250 мең тоннадан артыграк татлы тамыр  эшкәртелгән һәм 33 мең тонна шикәр җитештерелгән булган. 
 

Бүген прокуратура хезмәткәрләре үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Быелгы диспансерлаштыру шәһәр һәм районның 8723 өлкән яшьтәге кешесен колачларга планлаштыра. Диспансерлаштыру 21, 24, 27, 30, 33 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен 3 елга бер тапкыр үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International