Богдашкинодан Беловлар «Нечкәбил-2021» конкурсы финалында Нурлат районын уңышлы тәкъдим итте

2021 елның 3 октябре, якшәмбе

Богдашкинодан Беловларның тату гаиләсе районыбызны “Нечкәбил-2021” республика бәйгесе финалында тәкъдим итте. Беловлар традицион “Гаиләләр төрле телләрдә сөйләшә” фестивалендә туры эфирда үз гаиләләре турында иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр, аннары жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр. Аларны шулай ук онлайн-форматта Ерак Себердәге дөньядагы иң зур атом станциясе урнашкан Томск шәһәрендә һәм Енисей елгасы ярларындагы гаҗәеп Дивногорскта яшәүче якыннары һәм туганнары да сәламләгән. Фестивальнең беренче көнендәге чыгышлары буенча алар “Иң яхшы гаиләләр тормышы” иншалар бәйгесендә җиңү яулаганнар. Беловларга бүләкне Казанда Әниләр көненә багышланган тантаналы чарада тапшырачаклар. Газета укучыларыбызга бу гаилә турында сөйләп торырга да кирәкмидер, мөгаен. Алар районда үзләренең спорттагы уңышлары белән яхшы таныш. – Безнең гаилә олимпиаданың биш боҗрасы сыман, сәламәт буын тәрбиялибез, милли традицияләребез, халык мирасы һәм хәйриячелекне дә онытмыйбыз, – дип билгеләп үтә гаилә учагын саклаучы Алена Белова. Үзләренең иҗади программалары кысаларында тату гаиләнең һәрбер әгъзасы берәр олимпиада боҗрасын тәкъдим иткән. Гаилә башлыгы Михаил Иванович мирас боҗрасын сайлаган. “Әтием Иван Данилович Белов кечкенәдән үк башта үз балаларында, аннан инде оныкларында да спортка мәхәббәт тәрбияли. Ул гаиләбез җыелма командасының алыштыргысыз капитаны. Аның үзенең дә бүләкләр янчыгында 400дән артыграк медале бар. Кызларым Дария һәм Кристина район буенча чаңгы ярышларында үз яшь категорияләрендә күп тапкырлар җиңү яуладылар. Ел саен алар Татарстан һәм Россиянең төрле шәһәрләренә дә ярышларга йөриләр. ГТОның көмеш һәм алтын билгеләренә ияләр, күпләгән грамоталары, медальләре, рәхмәт хатлары бар. Үзем хоккей буенча спорт мәктәбе директоры булып эшлим һәм туган районымда спортны үстерүгә өлеш кертәм”. Алена Петровна тарих боҗрасын тәкъдим иткән һәм Беловлар гаиләсендәге шулай ук мөһим юнәлеш хакында сөйләгән. Ул мәгариф идарәсендә өлкән методист булып эшли.

– Безнең гаиләбезнең горурлыгы – педагоглар династиясе, ул төрле фәннәр буенча педагогларның 4 буынын берләштерә. Династиябез республикабызның мәгариф системасына лаеклы өлеш кертте. Гаиләнең гомуми стажының 114 елы Львовларның педагоглар династиясенә, 77 елы Макаровларныкына туры килә. Олы кызыбыз Дария дә безнең эздән китте. Ул гаиләбезнең төп кызыксынулары булган спорт белән педагогиканы беләштергән һөнәр сайлады. Дария – Идел буе спорт университеты студенткасы, киләчәктә физик тәрбия укытучысы булачак, инде бүгеннән тренерлык хезмәтендә ышанычлы адымнарын ясый, – дип уртаклашты Алена Белова. Дария үзе фестивальдә милли традицияләр боҗрасын тәкъдим иткән. “Без – чувашлар һәм үз халкыбызның традицияләре белән горурланабыз, аларны әти-әниләребез сыман үз балаларыбызга да тапшырачакбыз”, – ди ул. Ул гаиләдә ядкәр итеп сакланучы хушпу хакында да сөйләгән. Борынгы тәңкәләр белән бизәлгән әлеге баш киеме гаиләдә әниләрдән кыз балаларына күчә бара.

 – Без әбием белән аның борынгы рецепты буенча пашалу дигән милли ризык пешерергә яратабыз, – диде Дария. Әлеге сыйны конкурс комиссиясе әгъзалары да авыз итеп карый алган. Кристинага игелекле эшләр боҗрасы туры килгән. “16 ел дәвамында республикабызның атказанган тренеры Георгий Цыганов истәлегенә район һәм республика ярышлары оештыручы гаиләм белән горурланам. Ә бабам “Татнефть” грантлары бәйгесендә “Авыл җирендә сәламәт яшәү рәвешен үстерү” номинациясендә җиңүче булды, аның кысаларында авылда балалар спорт мәйданчыгы ачылды”, – дип сөйләде ул.

 Символик олимпиада боҗралары бишлеген Беловлар гаиләсенең иң нәни вәкиле – 4 яшьлек Захар йомгаклаган. Спорт – аның өчен дә мөһим нәрсәгә әверелә бара. Күптән түгел үткән “Татарстан кроссы-2021” ярышларында ул үзенең беренче медален яулады.

– Менә шулай, безнең гаиләбез, олимпиада боҗралары сыман, ата-бабаларыбызның барлык мирасын һәм бәйләнешләрне саклап, дөньяны яхшы якка үзгәртә, сәламәт буын тәрбияли, тирә-яктагыларны спортка җәлеп итә. Сез дә безгә кушылыгыз, спорт – үзе бер дөнья ул! – ди Беловлар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International