ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне шәһәрнең күпфункцияле үзәгендә Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чара үтте. Аның кысаларында биредә консультация өстәле эшләде: район башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Роспотребнадзор вәкилләре кулланучыларга төрле сораулар буенча аңлатмалар бирделәр. Аларга бу көнне 4 мөрәҗәгать керде, шуларның өчесе катлаулы товарлар, берсе хәбәр бирү тәртибе буенча иде.


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Халыклар дуслыгы йортында тагы бер иҗат берләшмәсе эшли башлады. Ул - шәһәребезнең 55 яшьтән узган кешеләре өчен сәнгать сөючеләр клубы. Беренче очрашу узган да инде. Ул рәссамнар, аларның эшләре, теге яки бу заманның сәнгати агымнары турында әңгәмәләр формасында үткән. Сөйләшү электрон тәкъдир итү белән үрелеп барган.

Бүген Иске Әлмәт авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Зәйтүнә Шәфигулла кызы Шәйдуллинага 90 яшь тулды. Аны юбилее белән өенә барып район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльмира Шагаева котлады.

Бүген “Нурлат” телерадиокомпаниясе “Яшьләр хәрәкәте тарихы” ачык журналистлар бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнаша. Телерадиокомпания анда икенче урынга лаек булды.

3-4 ноябрьдә Кинель-Черкассктаа үткән самбо буенча ачык турнирда Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучылары да катнашты һәм призлы урыннар яуладылар.

“Россиядә халыкның финанс грамоталылыгын күтәрү һәм финанс буенча белемнәрне арттыруга булышу” проектын тормышка ашыру кысаларында Роспотребнадзорның Нурлат бүлегенә басма продукция кайтарылды.

Бүген Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге белгечләре 5нче Бөтенроссия саклык атналыгы кысаларында Ачык ишекләр көне үткәрәләр. Чара 14.00дән 15.00гә кадәр үтәчәк.

Кичә, Татарстан Республикасының 26 еллыгына багышлап “Яшь гвардия” оешмасы активистлары яшьләр арасында экспресс-викторина үткәрделәр.


6
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Әле быел гына Яңа Әлмәттә үз эшен ачып җибәргән Чулпан Нурмөхәммәтованың фермер хуҗалыгында каз өмәләре башланып киткән. Беренче продукцияcен фермер узган атнада Казанда үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә башкала халкына тәкъдим иткән. “Эш башлаучы фермер” программасы буенча Грант откан Чулпан Нурмөхәммәтованың хуҗалыгында быел 1500 баш каз, 500 баш үрдәк үстерелгән.

Бүген шәһәрнең 2нче мәктәбендә “Мин – репортер” сменасының йомгаклау чарасы үтте. Анда балалар матбугат ветераннары Сәкинә Хәйруллина һәм Валентин Бурайкин, “ТНВ” каналы корреспонденты Рамил Шәйдуллин һәм “Нурлат-информ” җитәкчесе Резедә Гиняева белән очраштылар. Биредә үк нәтиҗәләр ясалды, активлар грамоталар алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International