Чәршәмбе көнне шәһәрнең күпфункцияле үзәгендә Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чара үтте. Аның кысаларында биредә консультация өстәле эшләде: район башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Роспотребнадзор вәкилләре кулланучыларга төрле сораулар буенча аңлатмалар бирделәр. Аларга бу көнне 4 мөрәҗәгать керде, шуларның өчесе катлаулы товарлар, берсе хәбәр бирү тәртибе буенча иде.