6 декабрьдә 18:00дә Нурлатның Мәдәният сараенда Татарстан Республикасының “Болгар” хәйрия фонды, Нурлат якташлар җәмгыяте һәм Бөтендәнья Татар Конгрессының Казан бүлекчәсе ярдәме белән хәйрия концерты узачак.
Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр эшмәкәрлек эшчәнлегенең аерым төрләре буенча эш башлаулары турында уведомлениеләрне Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенә, шулай ук Нурлат шәһәрендәге дәүләти хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәккә тапшыра алалар.
Бүгенге көндә киң таралыш алган кредит карталары асылда кредит килешүе төзүгә тиң. Һәм үзәк белгечләре алар белән эш иткәндә кагыйдәләрне истә тотып сак эш итәргә киңәш бирәләр.
Роспотребнадзор гражданнарны кызамыктан саклаучы бердәнбер чара вакцинация һәм чит илләргә чыкканда моны истә тотарга кирәклеге турында кисәтә.
Гаҗəеп һəм игелекле бəйрəм уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!
Бүген шәһәр Мәдәният сараеның кече залында ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәләтле баянчы Тәлгать Сәфәргалиевич Бадыйгинның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте. Юбилярны район башлыгы
Алмаз Әхмәтшин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов котлады.
Бүген нурлатлылар район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов җитәкчелегендә “Казан” агросәнәгать паркында үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, авыл җирлекләре белән бергә шәхси ярдәмче хуҗалыклар да киң ассортиментта продукция тәкъдим иттеләр.
Иртәгә Егоркинода 5нче Хәйрия концерты һәм Осталар ярминкәсе узачак.
Кичә опека һәм попечительлек бүлеге Әниләр көне кысаларында “Ата-ана йорты” тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы активы утырышнда катнашты.
Кичә Нурлатта ата-аналар комитетларының “Тату сыйныф серләре” бәйгесе район этабы үтте. Анда 19 команда катнашты. Ә республика турында район данын җиңүчеләр – 1нче мәктәпнең ата-аналар комитеты командасы яклаячак.