ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе утыршы узды. 

Бүген тыл хезмәтчәне Вера Константиновна Хворостьева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Шул көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә “Яшә, чишмә, яшә” һәм #чишмәләрне саклыйк бәйгеләренә йомгак ясалды. 

Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең самбо буенча тренеры Рафаэль Билданов “Тренерлык дебюты” республика конкурсында икенче урынга лаек булды. 

Районда рәсми булмаган мәшгульлекне киметү, хезмәт хакын “конверт“та бирүчеләрне ачыклау буенча эш дәвам итә. Бүгенге көндә эш бирүчеләр эшчеләре белән барлыгы 929 килешү төзегән.

 

Районда традиция рәвешендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган декада үтәчәк. Ул игътибарны алар көнкүрештә очраша торган авырлыкларга юнәлтергә һәм киңкырлы ярдәм күрсәтергә югәлтелгән.

Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыятенең Нурлат бүлеге үз алдына мөмкинлекләре чикле кешеләрнең сәламәтлекләрен саклау һәм яхшырту, тормыш сыйфатларын күтәрү өчен шартлар булдыру, аларга игътибар бирү һәм кайгыртуны максат итеп куя.

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нрулат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре Линар Маняпов һәм Рәфис Хәмзин кабул итүләр үткәрделәр.

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльмира Шагаева Нурлат районында “Уяв” чуваш милли мәдәнияте бәйрәмен үткәрүгә әзерлек һәм үткәрү буенча киңәшмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International