Бүген “Грани” ял-мәдәни үзәгендә Нурлатның яшьләр лидерлары Нурлатны юбилейга әзерләү турында сөйләштеләр.
Бүген “Алсу” балалар бакчасында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Нәуруз бәйрәме үтте.
Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты 2019 елның “Минем нәсел шәҗәрәм” дип аталган генеологик тикшеренүләр бәйгесе үткәрә. Конкурсның максаты – гаиләләрдәге шәҗәрә традицияләрен яңарту, гаилә кыммәтләрен үстерү. Конкурс җиңүчеләрен төрле яшь категорияләрендә кыйммәтле бүләкләр көтә.
Районда Балалар китабы атналыгы башлана. Дүшәмбедән башлап шәһәр балалар китапханәсендә яшь китап укучылар өчен танып-белү конкурслары үтәчәк. Балаларны төрле һөнәрләргә бүленеп уйнарга чакырачаклар, яңа әдәбият белән таныштырачаклар, кул эшләре ясарга өйрәтәчәкләр. Ә шигырь укырга яратучылар Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан шигъри фестта катнашачак. Китапханә чараларында актив катнашучыларны бүләкләр көтә.
Уку елының иң озын чиреге дә ахырына якынлаша. Быел укучыларның язгы каникуллары 23 мартта башлана. Яллар 9 көн дәвам итәчәк.
Каникулларны файдалы һәм күңелле итеп уздыру өчен мәгариф һәм спорт учреждениеләре, балалар иҗаты үзәге эшләячәк. Каникуллар чорында алда торган имтиханнарга әзерлек эшләре дә дәвам итәчәк.
Кичә Заречный поселогы балалар бакчасында куст методик берләшмәсе утырышы үтте.
“Ялгыз өлкәннәргә, ветераннарга цифрлы телевидениегә күчүдә ярдәм итәргә без әзер”, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Фәнис Рәхмәтуллин.
Районда узган махсус уку нәтиҗәләре буенча 47 волонтерга таныклыклар тапшырылган. Аларның 25е − шәһәр, калганнары авыл халкына ярдәм күрсәтәчәк. Авыл җирлекләрендә волонтерлар үз хезмәтләрен күрсәтә башлаганнар да инде. Мисал өчен, 205 торак йортны үз эченә алган Елаур авыл җирлегендә бары 5 йортта яшәүчеләргә аналоглыдан цифрлы телевидениегә күчәргә туры киләчәк. Бу эштә аларга мәктәп укучысы, волонтер Кирилл Охотников ярдәм итә. Авыл җирлеге башлыгы Ольга Охотникова әйтүенчә, аңлату эшләрен күптән башлаганнар.
Кичә Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә “Ныклы гаилә” партия проекты кысаларында әниләр һәм аларның балалары өчен спорт бәйрәме үтте. Җиңучеләргә җирле бүлекчәдән бүләкләр тапшырылды.
Кичә, 20 март көнне, форпостлылар халык арасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган мәгълүмати акция үткәрделәр.
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан районда төрле чаралар үтәчәк.