Нурлатның 6 ТОСы ТР муниципаль берәмлекләре тарафыннан оештырыла торган “ТРның иң яхшы территориаль берәмлеге” бәйгесендә уңыш яулады.
16 апрельдән 18енә кадәр районда команда-штаб өйрәнүләре уза. Аларда район территориясендә язгы ташуны аварияләрсез үткәрү, шулай ук торак пунктлар, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын янгыннардан саклауны тәэмин итү белән бәйле сораулар карала.
Чираттагы волейбол турниры спорт ветераны, спортның төрле төрләрен үз иткән, районда аның үсешенә зур өлеш керткән Хәлил Сабирович Фатучев
истәлегенә багышланды.
Бүген Мәдәният сараенда КВН татар лигасының район этабы узачак. Башлана 18.00дә. Керү ирекле.
2019 елның 5 маенда Казанда җиңел атлетика марафоны узачак.
Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узган гомумшәһәр планеркасында шәһәр һәм район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләр каралды.
Кичә Нурлат районының “Сөләйманов Ә.И.” КФХсында язгы чәчү эшләренә керештеләр.
2019 елның 12-15 апрелендә Нурлат халкы өчен хезмәт мәсьәләләренә багышланган “кайнар линия” оештырыла. Аның номеры: (843) 236-00-71.
“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсе “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе үткәргән бәйгедә икенче урынга лаек булды. Ул бәйгенең “Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр белән иң яхшы диалог” номинациясе буенча билгеләп үтелде. Бу хакта диплом һәм бүләкне җирле җәмәгать кабул итүе бүлмәсе җитәкчесе Эльвира Бәхтияровага узган атнада Казанда үткән бүләкләү тантанасында тапшырдылар.
Дүшәмбе көнне Мәдәният сараенда “Әйдә шаяРТ” татар КВН лигасының район этабы узачак. Анда Нурлаттан 4 команда катнашчак. Әлегә алар мастер-классларда КВН уйнау серләренә өйрәнә.